Зональ киңәшмәдә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

11 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган зональ киңәшмә булып узды. Аның барышында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Чара Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды. Киңәшмәдә катнашучылар, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 31 мартындагы 198 номерлы карары карары 15 июньдә үз көченә керү сәбәпле, республикада өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Зональ киңәшмәдә шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International