2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ярлылыкны киметү буенча пилот проектында катнаша. Проектның төп чарасы булып социаль контракт тора. Бу гражданин белән социаль яклау органы арасында кешегә авыр тормыш хәлен җиңүдә ярдәм итү максатларында төзелә торган килешү.
Социаль адаптацияләү программасында конкрет чаралар һәм аларны үтәү сроклары күрсәтелә, алар арасында түбәндәгеләр булырга мөмкин:
- эш эзләү һәм эшкә яраклы гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру;
- шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру;
- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлек;
- балалар мәктәпкә һәм башка белем бирү оешмаларына йөрүне тәэмин итү;
- алкоголь (наркотик) бәйлелектән ирекле дәвалау;
- гариза бирүченең авыр тормыш хәлен җиңүенә юнәлдерелгән социаль адаптацияләү буенча башка чаралар.
Социаль контрактны гамәлгә ашыруга дәүләтнеке булмаган сектор актив җәлеп ителә: хәйрия фондлары, югары уку йортлары каршындагы юридик «клиникалар», кече эшмәкәрләр берлеге, ветераннарның, күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый оешмалары.
2021 елның 28 маена республикада 3 121 социаль контракт төзелгән, шул исәптән:
- эш эзләү буенча – 2 159;
- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баруга, үзмәшгульлекне оештыруга – 407;
- авыр тормыш хәлен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларга – 555.