Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Дельфин» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры белән очрашу оештырылды.
Чара башында Инна Юрьевна җиңел разминка һәм хәрәкәтчән уен үткәрде. Аннары йөзүнең төрле ысуллары күрсәтелде һәм өйрәнелде. Социаль хезмәт алучылар бик теләп разминкага кушылдылар, тренер чыгышын игътибар белән күзәттеләр һәм күнегүләрне кабатладылар. Өйрәнелгән техникаларны ныгыту өчен күңелле эстафета үткәрелде.
Җиде кеше катнашкан чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм физик сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән иде.