2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча социаль яклау органнарына һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә бирелгән 380,8 мең гаризаның 331,3 меңе, яисә 87%, электрон рәвештә, гражданинның шәхси катнашыннан башка бирелгән.
Хәзерге вакытта uslugi.tatarstan.ru порталында тармакның иң кирәкле 21 хезмәте һәм 6 сервисы урнаштырылган. Социаль яклау өлкәсендә 10 хезмәт тулысынча электрон рәвешкә күчерелде:
- мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләүне билгеләү (төп компенсация);
- гражданнарга аларның керемнәрен исәпкә алып бирелә торган мәктәпкәчә белем бирү мәгариф программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-ана түләвенең өстәмә компенсациясен билгеләү;
- балага айлык пособие билгеләү;
- пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләү;
- күп балалы гаиләләрдән булган балаларга транспортта йөрү өчен айлык субсидия билгеләү;
- 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү;
- 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрдән булган 6 яшькә кадәрге бала өчен дару чаралары сатып алуга субсидия билгеләү;
- инвалидларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү;
- ТКХ өчен түләүгә субсидияләр билгеләү;
- беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү билгеләү.
Дүрт хезмәт буенча гаризаларны электрон рәвештә бирү документларның сканерларын беркетеп һәм аннан соң кешенең социаль яклау органнарына оригиналларны күрсәтү өчен шәхси мөрәҗәгате белән мөмкин:
- гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү;
- 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие билгеләү;
- бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү;
- оешманың бетерелүе сәбәпле эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләү.
Моннан тыш, тулысынча электрон хезмәтләр исемлегенә 2020 елда электрон рәвешкә күчерелгән 2 хезмәт керде. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында өстәмә рәвештә түбәндәге ярдәм чараларына гариза бирергә мөмкин:
- торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия;
- беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү.
Шулай ук uslugi.tatarstan.ru сайтында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә 7 дәүләт хезмәтен алу өчен электрон рәвештә гариза бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды:
- гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү;
- эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр сайлауда ярдәм итү;
- Татарстан Республикасында эшчәнлек (һөнәр) өлкәсен сайлау, эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу максатларында гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүне оештыру;
- вакытлыча эшкә урнашуны оештыру;
- түләүле җәмәгать эшләрен оештыру;
- эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, шул исәптән башка җирдә белем бирүне дә кертеп;
- эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү.