15 июнь көнне Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шахмат-шашка турниры булып узды. Чара логик һәм абстракт фикерләүне камилләштерүгә, хәтерне һәм тәрбияләнүчеләрнең игътибарын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Учреждениедә күптәннән «Шахмат патшалыгы» түгәрәге эшли, шуңа күрә уен нечкәлекләре белән күпләр таныш. Турнир малайлар һәм кызлар төркемнәре арасында үткәрелде. Шахмат һәм шашка белгечләре үзләренең осталыкларын һәм искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.