«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында 16 июнь көнне Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны «Казан арты» тарих-этнография музеена чакырдылар. Анда «Сугыш балалары – балачак күрмәгән балалар» дигән танып-белү чарасы узды.
Тәрбияләнүчеләр балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән шәһәр халкының хикәяләренә нигезләнеп төшерелгән видеофильм карадылар. Балалар кызларның ничек туклануын, өлкәннәргә ничек булышуларын, шул куркыныч вакытта ничек исән калуларын белделәр. Экскурсовод кунакларга Арчада яшәүче, сугышны кичергән хатын-кызларның фотосурәтләре тезелгән стенд күрсәтте.
Мондый чаралар әхлакый сыйфатлар, үз илеңә мәхәббәт һәм җиңүчеләр буынына карата хөрмәт тәрбияли.