16 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Елена Филаретова булачак әниләр белән чираттагы дәрес үткәрде. Чара аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрелә.
16 июнь көнне Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бария Зәки кызы Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ә бүген 90 яшь Борнак авылында яшәүче сугыш ветераны Рафаил Габделхак улы Габделхаковка тулды.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 16 июнь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион бәйрәм уздырдылар.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы ачык булачак.
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында 16 июнь көнне Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны «Казан арты» тарих-этнография музеена чакырдылар. Анда «Сугыш балалары – балачак күрмәгән балалар» дигән танып-белү чарасы узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Дельфин» спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры белән очрашу оештырылды.
2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча социаль яклау органнарына һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә бирелгән 380,8 мең гаризаның 331,3 меңе, яисә 87%, электрон рәвештә, гражданинның шәхси катнашыннан башка бирелгән.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының ярлылыкны киметү буенча пилот проектында катнаша. Проектның төп чарасы булып социаль контракт тора. Бу гражданин белән социаль яклау органы арасында кешегә авыр тормыш хәлен җиңүдә ярдәм итү максатларында төзелә торган килешү.