Балтач районында юбилярларны хөрмәтләделәр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

16 июнь көнне Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бария Зәки кызы Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ә бүген 90 яшь Борнак авылында яшәүче сугыш ветераны Рафаил Габделхак улы Габделхаковка тулды.

Туган көн уңаеннан юбилярларга Россия Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хаты, муниципаль район башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм соңгы эш урыныннан рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Дәүләт ягыннан игътибар – Бөек Җиңү хакына барлык авырлыкларны да кичергән өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт һәм алар алдында баш ию билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International