«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә кече Сабантуй узды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 16 июнь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион бәйрәм уздырдылар.

Сабантуй вакытында 33 тернәкләнүче бала җитезлектә, көчтә һәм чыдамлыкта көч сынашты. Балалар бәйрәм өчен традицион уеннарда актив катнаштылар: күз бәйләп чүлмәк ваттылар, капчык киеп, көянтә һәм чиләкләр белән, йомыркалы кашык кабып йөгерделәр, хәтта ат чабышлары да оештырдылар.

Уеннарда һәм эстафеталарда катнашкан өчен тәрбияләнүчеләр бүләкләр алды. Бәйрәм бергәләшеп татар халык биюен башкару белән тәмамланды.

Мондый чаралар балаларда патриотлык, толерантлык тәрбияләүгә ярдәм итә, физик сәләтне үстерә, шулай ук халык традицияләре белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International