Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрелә.
Бүген социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева җитәкчелегендә интернат-йортта «Төсле мозаика» дип исемләнгән өстәл уены уйнадылар. Мозаика өлкәннәр өчен бик файдалы. Ул кулларның вак моторикасын яхшырта, шул рәвешле игътибар, активлык, интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлек өчен җавап бирүче зоналар активлаша.