16 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Елена Филаретова булачак әниләр белән чираттагы дәрес үткәрде. Чара аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Эмоциональ халәтне тотрыкландыру һәм бала алып кайту алдыннан куркуларны бетерү максатыннан йөкле хатын-кызлар белән әңгәмә үткәрелде. Шулай ук булачак әниләр күнегүләр ясадылар, алар кәефне һәм гомуми хәлне яхшыртырга ярдәм итте.