ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Алабуга шәһәре» тарих-археология комплексына экскурсия оештырылды.

25 нче август көнне Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мин әни» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында тармак белгечләре өчен семинар узды.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга экскурсия оештырганнар.

Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 26 август көнне мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән уен-викторина оештырылды.

25 августта Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Алар яшәүчеләрне кызыклы китаплар һәм журналлар белән сөендерделәр.

Акциянең төп максаты – җәяүлеләр арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы культурасын күтәрү.

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан белгечләре» дигән интеллектуаль викторина узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Җәй ахырында, көндәлек күнегүләр нәтиҗәләре буенча, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» программасы буенча эстафета узды. Эстафетада реабилитант балалар һәм ата-аналар катнашты. Һәр бала үзенең беренче сәламәт иптәшлек тәҗрибәсен алды, ул кешеләрдә спортка чын мәхәббәт тәрбияли.

25 нче август көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International