Китапханәчеләр Арча интернат-йорты карамагындагыларга яңа китаплар алып килделәр

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

25 августта Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Алар яшәүчеләрне кызыклы китаплар һәм журналлар белән сөендерделәр.

Арча интернат-йортында төрле жанрдагы китаплар тупланган үз китапханәсе бар. Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бу китапханәне даими тулыландырып торалар.

Өлкән яшьтә әдәбият уку – ул мавыктыргыч кына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Укуның тернәкләндерү йогынтысы шунда ки, алар белән бәйле хисләр, теләк, уй-фикерләр үз образлары һәм күзаллаулары җитмәүне тулыландыра, кешенең рухи тигезлеген торгызу өчен борчулы уйларын һәм тойгыларын алмаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International