Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Шакиров һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чистай бүлеге башлыгы «Игътибар – балалар!» профилактик чаралар кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләре өчен «Имин күчеш» акциясен оештырдылар. Акциянең төп максаты – җәяүлеләр арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы культурасын күтәрү.
Балаларга көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буенча йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Моннан тыш, яшь велосипед йөртүчеләргә дә аерым игътибар бирелде. Балаларга 14 яшькә кадәр юлда йөрү тыела, җәяүлеләргә юл аркылы чыгу зарур, дип искә төшерделәр.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар һәм төрле юл ситуацияләре чиштеләр. Чара кызыклы узды, ә тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар, шулай ук юл грамоталылыгын да арттырдылар.