Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга экскурсия оештырганнар.
Экскурсиянең максаты – табигатькә сакчыл һәм аңлы караш тәрбияләү, танып-белү эшчәнлеген активлаштыру.
Чара башында белгечләр «Урман һәм аның халкы» дигән темага танып-белү әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук хезмәт алучыларга урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр, ә аннары спорт уен программасы үткәрделәр.
Актив уеннардан соң саф һавада катнашучылар тукталыш ясап, урын сайладылар, анда кыстырма, бутербродлар һәм тәмле чәй белән пикник оештырдылар. Сәяхәт табигать фонында фотосессия белән тәмамланды.