25 нче август көнне Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мин әни» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында тармак белгечләре өчен семинар узды. Татарстан Республикасының 8 учреждениесеннән семинарда катнашучылар йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалары булган гаиләләр белән эшләүнең инновацион технологияләре белән таныштылар.
Эш кече төркемнәрдә алып барылды, аларның һәркайсы өчен «Адаптив бүлмә шартларында яңа туган балаларны карау алымнарына йөкле хатын-кызларны өйрәтү», «Интерактив комлык белән эшләү алымнары», «Хатын-кызлар бөтенлеген торгызу һәм эчке дөньяны гармонияләштерү ысулы буларак позитив курчак терапиясе» һ.б. темалар буенча белем бирү маршруты эшләнде.
Семинарда тәкъдим ителгән җиһазлар Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондыннан грант акчасына сатып алынган.