«Асылташ» приюты балалары Алабугада булдылар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Алабуга шәһәре» тарих-археология комплексына экскурсия оештырылды.

Тәрбияләнүчеләр өчен шәһәрнең истәлекле урыннары: танылган таш манарасы, Меңьеллык баскычы, Туйма елгасы, шәһәрне ныгыту калдыклары буенча экскурсия үткәрелде. Социаль педагог Шарипова Гөлшат балаларга бу тарихи урынның барлыкка килү тарихы һәм бу урын белән бәйле риваятьләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International