25 нче август көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.
Эшчәнлекнең түбәндәге төрләре буенча 3 бизнес-план каралды: «Матурлык салоны», «Индивидуаль проект буенча заказга корпуслы җиһаз җитештерү һәм җыю», «Мәктәпкәчә белем бирү» һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан Эксперт советына карауга кертелгән документлар һәм материаллар.
Барлык бизнес-планнар хупланды, гражданнар салым инспекциясендә теркәлү буенча консультацияләр алдылар.
Килешүгә кул куйганнан һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң гражданнарга 145 мең сум күләмендә бизнес-планны гамәлгә ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.