«Астра» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узган

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 26 август көнне мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән уен-викторина оештырылды.

Көндезге бүлек тәрбиячесе төрле һөнәрләр турында һәм аларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләде. Балалар пешекче, кондитер һәм кулинар һөнәрләренең ни белән аерылуы турында фикер алыштылар. Һөнәри юнәлеш бирү чарасы барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, уен формасында һөнәр һәм предметларны чагыштырдылар, кешеләрнең эш урыннарын һәм үзенчәлекләрен билгеләделәр.

Үз әниләренең һәм әтиләренең һөнәрләре турында сөйләгәндә, тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә карата горурлык һәм хөрмәт белдерделәр. Эшче һөнәрләр белән танышу өчен фотографияләр күргәзмәсе оештырылган иде. Дәрес ахырында балалар пластилинография техникасы буенча рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International