Спас интернат-йорты карамагындагылар Татарстан Республикасы көненә багышланган интеллектуаль викторина оештырдылар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан белгечләре» дигән интеллектуаль викторина узды. Викторина алты сектордан торды: татар халкының сәнгате, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, шулай ук тарих, география һ.б. Уенда катнашучылар шәһәр һәм районнарны, елгаларны, кече Ватаныбызның истәлекле урыннарын атадылар.

Интеллектуаль викторинаның җиңүчесе – Сергей Прокофьев, призерлар Юрий Барыгин һәм Ильмира Тимерханова булды.

– Мин Татарстанда туып-үстем, үз республикам турында күп нәрсә сөйли алам. Ул нефть җитештерү белән дан тота. Казанда Россия студентларын гына түгел, ә чит ил студентларын да җәлеп итә торган уку йортлары бик күп, – дип билгеләп үтте Юрий Андреевич.

Моннан тыш, интернат-йорт карамагындагылар республика көненә Татарстан әләмен төсле кәгазьдән һәм картоннан ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International