Түбән Кама районының социаль хезмәткәрләре Карау мәктәбендә укуларын дәвам итәләр

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

8 сентябрь көнне Түбән Кама муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль эш буенча белгеч Г. М. Сабирова Карау мәктәбендә чираттагы укулар уздырды.

Чара барышында урын өстендәге авыруны ашатуны оештыру мәсьәләсен карадылар, хәлсез авыруларны ашату өчен җайланмалар белән таныштылар. Социаль хезмәткәрләр караучы ролендә дә, авыру кеше ролендә дә булып карадылар. Бу авыру гражданинны карау өчен кирәкле күнекмәләр булдырырга, саклык чараларын үтәргә өйрәнергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International