Атна саен Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташлары тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән коронавирус, грипп һәм ОРВИ таралуны булдырмау буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла.
Учреждениедә яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча көчәйтелгән чаралар күрелгән: кергән җирдә антисептиклар тора, өстәмә дезинфекция үткәрелә, ишек һәм баскыч тоткалары эшкәртелә, иртә саен тән температурасы үлчәнә. Зарарлануны булдырмас өчен, шәфкать туташлары даими рәвештә гражданнарга тиешле киңәшләр бирәләр.