Яр Чаллыда «Робинзон» хәрби-патриотик слеты узды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

6 нчы сентябрь көнне Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен үткәрелә торган «Робинзон» хәрби-патриотик слеты узды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында узган чараның максаты балигъ булмаганнарның шәхесен формалаштыру һәм үстерү, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау иде.

Кама буенда республиканың төрле районнарыннан 11 команда очрашты. Уен берничә этаптан торды: команданың визит карточкасын тәкъдим итү, хәрби-спорт каршылыклар полосасы, интеллектуаль-танып-белү этабы. Төп этаплар арасында командалар мастер-классларда катнаштылар.

Балаларны аквагрим осталарына бару, «Гарнизон» клубының тәҗрибәле тренерлары җитәкчелегендә кул сугышы алымнарын үзләштерү, шулай ук лазертаг уйнау мөмкинлеге бик шатландырды. Чын солдат төшке ашыннан соң шахмат-шашка турниры булды.

Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм командаларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Уенның җиңүчесе булып «Асылташ» приюты командасы танылды.

Сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Сәхнәдә Казаннан килгән кунаклар – «Tuzelity» бию коллективы чыгыш ясады. Шулай ук Умка һәм Панда исемле зур буйлы аюлар тамашачыларның күңелен ачтылар.

Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International