Сишәмбе, 7 сентябрь көнне, бердәм кабул итү көне кысаларында Кайбыч муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф. Ф. Петухова, социаль яклау бүлеге мөдире Н. А. Баһавиева, «Өмет» үзәге директоры Г. Н. Нигъмәтҗанова, үзәк юрисконсульты А. А. Акрымова, опека һәм попечительлек бүлеге мөдире З. Р. Гарәфетдинова, мәгариф бүлеге мөдире И. И. Хәмидуллин, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Э. Р. Камалиева кабул иттеләр. Чара барышында өч гаиләгә хокукый консультация күрсәтелде һәм алга таба гамәлләр буенча аңлатмалар бирелде.