Аксубай районына эш визиты белән министр урынбасары Наталья Бутаева килде

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды.

Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары Министрлык карамагындагы социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Киңәшмәдә район социаль яклау бүлеге, Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Республика матди түләүләр үзәгенең 4 нче бүлекчәсе һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International