«Игелек юлы белән» клубы кысаларында Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән даими рәвештә дәресләр үткәрелә.
Чираттагы дәрестә бүлек белгечләре тарафыннан үтә күренмәле мольберт кулланылды. Пыялада рәсем ясап, кешеләр яңа тәэсирләр ала. Мондый мольберт кулланып дәресләрне индивидуаль рәвештә дә, төркемнәрдә дә үткәрергә була. Нәтиҗәдә игътибар концентрациясе яхшыра, вак моторика үсә, шәхси сыйфатларның кимчелекләрен җиңү процессы бара.