Буаның «Гармония» үзәгендә террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында әңгәмәләр уздырылды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру буенча даими эш алып барыла.

Сентябрьнең беренче көннәреннән «Экстремизмга – юк!» ункөнлегенә багышланган чаралар кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Аларның максаты – өлкән яшьтәге затларның һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларга хәзерге заман дөньясының төп куркынычлары һәм террорлык актлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, теләсә нинди хәлләрдә игътибарлы, уяу һәм сак булырга кирәклеген искәрттеләр. Материалны яхшырак үзләштерү өчен өлкән яшьтәге гражданнарга белешмәлекләр таратылды.

Барлыгы чаралар белән 243 социаль хезмәт алучы колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International