Зәй политехника көллияте волонтерлары сугыш ветераны янына бардылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 15 сентябрь көнне, «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм Зәй политехник көллиятенең «Profistail» волонтер отряды Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисеевага бардылар.

Анна Ивановна 1942 елдан 1945 елга кадәр 1 нче Белоруссия фронтының 61 нче армиясенең 473 нче кыр күчмә хирургия госпитале составында була. Медицина хезмәтенең кече сержанты буларак, Мәскәүдән Берлинга кадәр юл үтә. Анна Ивановна II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Берлинны алган өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, Жуков медале һ. б. белән бүләкләнгән.

Ветеран тарихи вакыйга шаһиты булуы турында сөйләде – ул Рейхстаг өстендә Җиңү Байрагы куелуын күрә, ә демобилизация көнендә аларның составын маршал Жуков үзе озата барган. Бу көнне ул аңа часть командованиесе грамотасын тапшырган.

Балалар Анна Ивановнаның сугыш вакыйгалары турында хикәяләрен тыңладылар. Дәһшәтле сугыш елларын узган өлкән яшьтәге ханым волонтерларга бик рәхмәтле һәм балалар белән һәр очрашуга шат.

Татарстан парламентының хатын-кыз депутатлары инициативасы белән оештырылган «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проекты Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының, һәлак булган фронтовикларның тол калган хатыннарының героик үткәне турында хатирәләрне һәм тарихи фактларны берләштергән. Проект кысаларында чыгарылган китап битләрендә Татарстанда яшәүче 256 сугышта катнашкан кешенең, блокадалы Ленинградта яшәүче хатын-кызларның, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарының фотосурәтләре һәм истәлекләре урнаштырылган. Анна Ивановнага китапны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International