Октябрь аенда Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең юбилей чаралары узачак

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чаралар узачак. Татарстан делегациясе составына җиде кеше керде, алар арасында БСҖ Татар республика бүлекчәсе рәисе Венера Гаулстон һәм җәмгыятенең мактаулы әгъзасы Татьяна Нужина да бар.

Чаралар кысаларында төрле очрашулар һәм утырышлар, съезд делегатлары һәм җәмгыятьнең төбәк бүлекләре рәисләре өчен семинар узачак. Венера Гаулстон съездда яки семинарда чыгыш ясарга һәм Татарстанның уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.

Форумның йомгаклау чаралары, бәйрәм кичәсе һәм гала-концерт, Дәүләт Кремль сараенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International