«Шатлык» үзәге когнитив бозылулары булган затлар өчен проект тормышка ашыра

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Баш миенең уң як ярымшарлыгы рәсем ясау дөньясы» проекты тормышка ашырыла. Проект «Иҗтимагый инициатива – 2021» республика социаль проектлар конкурсында «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны карау һәм аларның җәмгыятьтә социаль активлыгын арттыру» номинациясендә җиңүче булды.

15 сентябрьдә проект кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар «Йөзем» дип исемләнгән картиналар ясадылар. Рәсем ясау когнитив күнекмәләрне үстерә, кулларның вак моторикасын яхшырта, бу исә язу күнекмәләрен, җитезлекне һәм реакция тизлеген арттырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International