Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 14 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Музей белгече Фәһимә Минязева кунакларга «Этнография» экспозициясен тәкъдим итте. Пенсионерлар Татарстанның төп халыкларының милли киемнәре, көнкүреш әйберләре, хуҗалык инструментлары белән таныштылар. Кайбер социаль хезмәт алучылар электән әниләре һәм әбиләре фадаланган өй кирәк-яракларын танып белделәр.
Музейда бүлектә хезмәт алучы алты кеше булып кайтты. Алар үткәнгә кайтырга бик шат иделәр һәм музей хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
