Буа интернат-йортында яшәүчеләр урманны чүп-чардан чистарттылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

15-17 сентябрь көннәрендә илдә Россия урман көннәре уза. Масштаблы экологик бәйрәм кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар урман җыештыруга чыктылар.

Перчаткалар, тырма һәм капчыклар белән коралланып, өлкәннәр эшкә кереште. Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, күбрәк чүп-чарны ял итүчеләр калдыра. Бу пыяла шешәләр, төрле пластик эшләнмәләр, пакетлар, бозыла башлаган азык-төлек продуктлары калдыклары. Социаль хезмәт алучылар чүп-чарны җыеп, аларны капчыкларга тутырдылар һәм түктеләр.

Җыештырылмаган чүп-чар экологиягә зур зыян китерә. Мондый өмә белән интернат-йортта яшәүчеләр урманда чисталык һәр кешедән торганын күрсәтергә тели. Алар урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә өнди, чөнки чүп-чар кешеләр һәм тулаем табигать өчен куркыныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International