«Веста» үзәге Фән һәм технологияләр елы кысаларында дәрес үткәрде

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Балалар белән фән буларак архитектура, архитектура һәйкәлләре турында сөйләштеләр. Социаль хезмәт буенча белгеч архитектураның кайчан барлыкка килүе, кем ул архитектор һәм биналар төзү өлкәсендә тагын нинди һөнәрләр барлыгы турында сөйләде. Төрле чордагы архитектура һәйкәлләре турындагы фильм караганнан соң, балаларга үз хыялларындагы өйне ясарга тәкъдим иттеләр. Дәрес ахырында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, һәм һәр яшь «архитектор» үзенең гадәти булмаган йорты турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International