Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрне театр спектакльләренә җәлеп итәләр

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Шәүлә театры» социаль проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларның мәдәни ялын төрлеләндерү, аларның иҗади сәләтләрен һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

Бүгенге көндә интернат-йортта авыру аркасында начар сөйләшүче сигез аз хәрәкәтләнүче граждан яши. Бу аларның үз эченә ябылулары сәбәбе булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә медицина хезмәткәрләре һәм учреждение белгечләре социаль хезмәт алучыларның тамашачылар гына түгел, ә театр куелышларының актив катнашучылары булуын тели.

16 сентябрь көнне интернат-йортта «Чуар тавык» әкияте буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Анда төп рольне социаль хезмәтләр алучы Татьяна Афиногентова уйнады. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Раушания Гафурова билгеләп үткәнчә, өлкән кешенең уңышлары һәр тамаша саен сизелерлек яхшыра бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International