14 нче октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алар дөньяны йөрәк белән күрә» дип исемләнгән тематик программа уздырылды. Чара Халыкара ак кул таягы көненә багышланган иде.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар дәвалау физкультурасы буенча инструктор һәм медицина хезмәткәре белән бергә скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр. Чараларның максаты – өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау.
Озак вакыт карау системасы кысаларында социаль хезмәт алучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатыннан Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре көн саен төрле күнегүләр уздыралар.
13 октябрь көнне Казан шәһәрендәге «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә рәсем сәнгате буенча «Алтын көз» дип исемләнгән сәнгать-эстетик чара узды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлар булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә «Баш миенең уң як ярымшары рәсем ясау дөньясы» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Чираттагы дәрес 13 октябрьдә үткәрелде.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Бүген, 15 октябрьдә, Халыкара ак кул таягы көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның максаты – сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Ак кул сукырларга тулы канлы һәм бәйсез тормыш алып бару, ирекле һәм имин хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә.
13 октябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Камилла Асламова балигъ булмаганнар өчен дәрес үткәрде. Чара «Мәгълүмати навигатор» программасы кысаларында оештырылды.
13 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы Зур Ключи авыл җирлеге Башкарма комитетына барып кайтты.
«Фойт Турбо» ҖЧҖ үз вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә оешмада эшләүчеләрнең, оешмада эшләүче инвалидларның саны турында мәгълүмат җибәргән, бу инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарның хезмәт хокукларын бозуга китерде.