Бүген, 15 октябрьдә, Халыкара ак кул таягы көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның максаты – сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Ак кул сукырларга тулы канлы һәм бәйсез тормыш алып бару, ирекле һәм имин хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә.
Дөнья күләмендә бу көн беренче тапкыр 1970 елда билгеләп үтелә. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Ак кул таягы көнен үткәрүгә 1987 елда кушыла.
Россиядә 15 октябрь һәм 13 ноябрь, Халыкара сукырлар көне, арасында ел саен «Ак кул таягы» айлыгы бара: җәмәгатьчелекне күрмәүчеләр проблемалары белән таныштыру максаты белән семинарлар, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм башка мәгърифәтчелек чаралары оештырыла.