13 октябрь көнне Казан шәһәрендәге «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә рәсем сәнгате буенча «Алтын көз» дип исемләнгән сәнгать-эстетик чара узды. Педагоглар белән берлектә балалар табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәттеләр, Исаак Левитанның «Алтын көз» картинасын карадылар һәм Иван Соколов-Микитовның «Урманда көз» дигән хикәясен тыңладылар. Шуннан соң, поролон губка белән традицион булмаган рәсем ясау техникасын кулланып, алар рәхәтләнеп үзләрен пейзажчы рәссам ролендә сынап карадылар. Балалар рәсемнәрендә оста итеп әйләнә-тирә дөньяны ничек күрүләрен һәм кояшлы көзге көн кәефен сурәтләделәр.