13 октябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Камилла Асламова балигъ булмаганнар өчен дәрес үткәрде. Чара «Мәгълүмати навигатор» программасы кысаларында оештырылды.
Балалар белән «Безнең тормышыбызның музыкаль фоны» дигән темага әңгәмә үткәрделәр һәм мисал итеп тематик видеороликлар күрсәттеләр. Шулай ук яшүсмерләрнең заманча медиаконтентка үз карашлары анализланды, коммуникация һәм адаптивлык күнекмәләре яхшыртылды.
Бу эш мәгълүмати мохитнең тискәре йогынтысын профилактикалауга һәм яшүсмерләрдә мәдәни кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге чарада социаль хезмәтләр алучы дүрт кеше катнашты.