Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлар булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә «Баш миенең уң як ярымшары рәсем ясау дөньясы» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Чираттагы дәрес 13 октябрьдә үткәрелде.
Моңа кадәр биш дәрес барышында проектта катнашучылар әлеге рәсем ясау техникасы һәм база күнегүләре белән таныштылар. Дәресләрнең икенче блогы әлеге техниканы кулланып, катлаулырак эшләр булдыруга юнәлтелгән. Беренче эш өстендә катнашучылар өч сәгатькә якын эшләделәр. Кемдер эшне мөстәкыйль булдырып чыкты, ә кайберәүләргә белгечләрнең ярдәме кирәк булды. Нәтиҗәдә, енотлар рәсеме төшерелгән искиткеч картиналар барлыкка килде.
Проектны тормышка ашыруның дүрт ае эчендә түбәндәге нәтиҗәләрне билгеләп үтәргә мөмкин: барлык катнашучыларның да аралашу даирәсе киңәйде, танып-белү, социаль һәм иҗади активлык күрсәткечләре, психоэмоциональ халәт яхшырды, иҗади сәләтләр ачылды.
.jpg)