Буа интернат-йортында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән актив шөгыльләнәләр

2021 елның 15 октябре, җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар дәвалау физкультурасы буенча инструктор һәм медицина хезмәткәре белән бергә скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр. Чараларның максаты – өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау.

Скандинавская йөреше гомуми физик әзерлек күнегүләренә карый һәм йөрергә сәләтле теләсә кайсы кешегә туры килә. Таякка таянып йөрү өлкәннәргә үзләренең хәрәкәт активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Һәр төрле активлык мускулларга тонуста калырга ярдәм итә, тәннең сөяк корсетына, умыртка баганасына һәм эчке органнарның табигый халәттә калуына булыша.

«Скандинавия йөреше сезонлы депрессиягә һәм көч бетүгә каршы көрәш алымнарының берсе булып санала: физик активлык һәм саф һавада йөрүләр кәефне күтәрүгә ярдәм итә», – ди дәвалау физкультурасы буенча инструктор Гүзәл Абзалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International