14 нче октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алар дөньяны йөрәк белән күрә» дип исемләнгән тематик программа уздырылды. Чара Халыкара ак кул таягы көненә багышланган иде.
Учреждениедә тәрбияләнүчеләргә бу датаның тарихы, сукырлар һәм начар күрүчеләрнең тормыш үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аларны Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты белән таныштырдылар. Шулай ук балалар күзләр өчен күнегүләр һәм психогимнастика ясадылар, гадәти булмаган уеннар уйнадылар.
Дәрестә катнашучылар күрү сәләтен сакларга, сукырларга карата хөрмәт белән карарга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.