Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Ак кул таягы көнендә чаралар уздырылды

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

15 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара ак кул таягы көне кысаларында Министрлык карамагындагы социаль яклау учреждениеләрендә төрле тематик чаралар узды.

Әйтик, Казандагы «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә лекция укыдылар, начар күрүче балаларның ата-аналары өчен күрү органнарының сәламәтлеге һәм күрү сәләте бозылуны профилактикалау турында әңгәмә үткәрелде. Аралашу барышында күзләр сәламәтлегенә йогынты ясый торган зарарлы факторлар турында популяр мифлар таратылды. Шулай ук ата-аналарга күзләр күрүне саклау һәм торгызу өчен практик киңәшләр бирелде. Чара Халыкара ак кул таягы көне турында видеоролик карау белән тәмамланды.

Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән тематик чара уздырганнар. Катнашучылар бу дата турында тулырак белеп кенә калмадылар, авырлыкларга карамастан, үз талантларына лаеклы куллану тапкан, хөрмәт яулый алган сукыр кешеләр белән дә таныштылар. Шулай ук студентларга уеннарда катнашырга тәкъдим иттеләр, алар аларга күзләре начар күргән кешеләрнең нинди кыенлыклар белән очрашуын аңларга ярдәм итте.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, әхлакый сыйфатлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант һәм кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы ике кешенең күрү белән проблемалары бар. Алар әйләнә-тирә дөньяның барлык матурлыгын күрми. Алар өчен күрмәүчеләрнең җәмгыятькә интеграциясен көчәйтүгә юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы эшләнгән һәм тормышка ашырыла. 15 октябрьдә белгечләр үз карамагындагылар белән «Күңел яктысы караңгылыкны таратыр» дигән әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International