«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Казандагы «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әтиләр көненә багышланган чаралар узды.

Учреждениедә көн зарядка белән башланды. «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасы буенча тәрбияләнүчеләрнең әтиләре берничә күнегү үтәделәр, инструктор ярдәме белән балаларын спортка җәлеп итүдә катнаштылар. Хәрәкәт активлыгыннан соң «Әтигә бүләк» дигән декоратив открытка ясау буенча мастер-класс булды. Кул эшләнмәләрен ясауда яшь реабилитантлар гына түгел, аларның әтиләре дә катнашты.

Соңыннан барлык теләүчеләр «Минем әти иң яхшысы» дигән мультфильм карарга киттеләр. Әлеге сюжет традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әтинең ролен арттыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International