«Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә укырга мөмкинлек бирә

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының мәшгульлек хезмәте органнары билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өч яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган гражданнар эш белән тәэмин ителгән булып саналалар һәм Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эшсез дип таныла алмыйлар.

Декрет ялында булган хатын-кызлар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укый ала.

Татарстан Республикасында укыту чаралары өч федераль оператор көче белән гамәлгә ашырыла:

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ. Региональ оператор – әлеге югары уку йортының Татарстан Республикасындагы филиалы;

- «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ. Региональ оператор – Казан (Идел буе) федераль университеты;

- «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКБО (Ворлдскиллс Россия)». Региональ оператор – «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО.

Укуларның төп максаты – укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү. Нәкъ менә шуңа күрә программа кысаларында гражданин белән ике яклы (граждан–белем бирү оешмасы) яки өч яклы (граждан–белем бирү оешмасы–эш бирүче) килешү төзү каралган. Ул алган һөнәр буенча эшкә урнашу яки үзмәшгуль яки индивидуаль эшмәкәр буларак теркәлү кирәклеген күздә тота.

Укулар узу өчен гариза бирергә, шулай ук уку программасын сайларга «Россиядә эш» Гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасында мөмкин (trudvsem.ru.). Шунда ук республика өчен актуаль булган белем бирү программалары исемлеге тәкъдим ителгән. Ул мәшгульлек хезмәте органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, федераль операторлар тарафыннан билгеләнә. Халыкны эш белән тәэмин итү өчен, мәшгульлек хезмәтләре хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча программалар тәкъдим итә. Мәсәлән, «Автомобиль йөртүче» программасы буенча укыту өлешендә С, D, Е категорияле автомобиль йөртүче һөнәре бик кирәк. В категорияле автомобиль йөртүче һөнәре андыйларга кагылмый, шуңа күрә хәзерге вакытта бу программа буенча укыту каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International