Бүген, Халыкара ак кул таягы көнендә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре «Күңел яктысы караңгылыкны таратыр» дип исемләнгән тематик чара уздырдылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге датаның килеп чыгу тарихы турында белделәр, шигырьләр тыңладылар, гадәти булмаган уеннар уйнадылар, күзләр өчен гимнастика ясадылар.

Хәзерге вакытта Буа интернат-йортында өч күрү буенча инвалид яши. Аларның күзләре бөтенләй күрмәсә я бик аз күрсә дә, күңелләре аеруча яхшы күрә, ә йөрәкләре иҗади аралашуга, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына тартыла. Бу аларга авыруга каршы көрәшергә һәм хәтта башка кешеләр өчен оптимизм чыганагы булырга көч бирә.