«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен виртуаль мошенниклардан сакланырга өйрәтәләр

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мошенниклык» дигән чара узды. Анда биш социаль хезмәт алучы катнашты.

Очрашуның максаты – гражданнарның социаль челтәрләр аша башкарыла торган мошенниклыкның төрле төрләре турында хәбәрдарлыгын арттыру. Социаль хезмәт алучылар белән дистанцион мошенниклык төрләре турында әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар бер-берсе белән якыннары, туганнары һәм танышлары белән булган хәлләр белән уртаклаштылар.

Шулай ук «Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләренә социаль видеороликлар күрсәтелде, алар виртуаль мошенниклардан үзеңне ничек сакларга икәнен аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International