2019-2021 елларга Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәү йөзеннән, 2 августтан 14 октябрьгә кадәр «Сиделка (карау буенча ярдәмче)» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри укыту уздырылды.
Укуларның максаты – тыңлаучыларда чит кеше каравына мохтаҗ булган затларны карау буенча компетенция формалаштыру.
Дәресләр барышында өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көндәлек эшчәнлекне тормышка ашырганда гомуми карау һәм ярдәм төшенчәсе һәм принциплары каралды, ял итүнең төрле төрләрен оештыру һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ кешеләр өчен мөһим булган хезмәт эшчәнлегенә булышлык итү мөмкинлекләре ачыкланды.
Практик өлеш барышында сиделкалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү дефициты булган затларны ашатуда ярдәм күрсәтү, техник, махсус һәм кул астындагы чараларны кулланып куркынычсыз хәрәкәт итү, көндәлек гигиеник процедураларны үткәрүдә ярдәм күрсәтү күнекмәләре алдылар.
Һөнәри белем бирү нәтиҗәләре буенча программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен үткән 26 тыңлаучыга хезмәткәр вазыйфасын бирү турында таныклыклар тапшырылды.