ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы октябрь көнне Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева һәм Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Минем туган көнем» дигән акция уздырдылар. Социаль-анимацион тамаша гаиләнең өендә үткәрелде.

27 октябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Социаль хезмәтләр алучылар искиткеч фламинго ясарга өйрәнделәр.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 октябрь көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге кич утырулар» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Милли колорит элементлары белән дәресне психолог Наталья Самаркина үткәрде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кулинария мәктәбе» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу социаль хезмәтләр алучыларны тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулы.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген, 27 октябрьдә, республикада беренче махсуслаштырылган тренажер залын ачу тантанасы булды. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан бу Татарстан Республикасы һәм аерым алганда Чистай районы өчен мөһим вакыйга.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.

26 октябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Вкус жизни» ҖЧҖ редакциясе ярдәмендә Яр Чаллы шәһәрендә шашка, шахмат һәм дартс буенча ярышлар узды. Чараны оештыручы – «Спорт хәрәкәте» ТР инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы.

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларның өйләреннән йөреп чыктылар. Чараларның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның игътибарын төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклегенә юнәлтү.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар арасыннан 120 кеше халык санын алуда катнашты.

2021 елның 27 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 15 040 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 237 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,74 % тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International