«Гармония» үзәге белгечләре гражданнарның өйләреннән йөреп чыктылар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларның өйләреннән йөреп чыктылар. Чараларның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның игътибарын төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклегенә юнәлтү.

Район халкы көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм янгын хәбәрчеләренең файдасы турында мөһим мәгълүмат алдылар. Шулай ук алар шикле предметка тап булганда ничек дөрес эш итәргә һәм сирена яңгыраганда нишләргә икәнлеген белделәр.

Ахырда тыңлаучыларга белешмәлекләр тапшырылды, анда ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары күрсәтелгән.

Чаралар белән өлкән яшьтәге 383 кеше һәм балигъ булмаган балалары булган 68 гаилә колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International