26 нчы октябрь көнне Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева һәм Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Минем туган көнем» дигән акция уздырдылар. Социаль-анимацион тамаша гаиләнең өендә үткәрелде.
Һәр бала өчен туган көн – дулкынланып, күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр турында хыяллар белән көтеп ала торган бәйрәм. Волонтерлар балаларны үзләренең котлаулары белән беренче тапкыр гына куандырмыйлар инде. Бу юлы кунакка күңелле клоуннар килде. Алар балага тулы бер тамаша күрсәттеләр. Клоуннар табышмаклар әйтештеләр, балалар һәм аларның әти-әниләре белән уеннар үткәрделәр, җырлар җырладылар, бүләк бүләк иттеләр.
Күңелле тамаша ярдәмендә өлкәннәр һәм балалар бәйрәм һәм күңел ачу дөньясына чумдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Ата-аналар игътибар күрсәткәннәре һәм балалар өчен бәйрәм кәефе булдырганнары өчен оештыручыларга бик рәхмәтле иде.